news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә танылган бөек скульптор, рәссам Даши Намдаковның уникаль күргәзмәсе ачылды

Мондый күргәзмәнең әле Әлмәттә булганы юк.

(Әлмәт, 16 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары", Гөлназ Мостафина). Бөтен дөньяга танылган бөек скульптор, рәссам Даши Намдаковның кечкенә Әлмәттә уникаль күргәзмәсе ачылды. Югары сәнгатьне сөюче, бәяләүче һәм якташларына да бу матурлыкны күрсәтү теләге белән янучы «Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Маганов үзе әлеге күргәзмәне Әлмәттә ачу тәкъдиме белән чыга. Әйткән сүз – аткан ук, драмтеатр бинасында «Даши Намдаков дөньясы» белән бер ай дәвамында танышу мөмкинлеге туды, дип яза җирле басма.

Мондый күргәзмәнең әле Әлмәттә булганы юк. Киләчәктә тагын кабатланырмы – билгесез. Дөньяның танылган музейларында, Третьяков, дәүләт Рус музейларында, Эрмитажда сакланучы бакыр скульптуралар арасыннан безнең хозурга 25 е һәм фарфор коллекциясе тәкъдим ителә. Гаҗәеп зур төгәллек белән башкарылган, рәссамның күзаллауларын образларга туплаган һәр эштән көч-энергия ташып тора.

– Әйдәп баручы һәм дөньяда иң танылган скульпторның иҗаты уникаль. «Ошый-ошамый» дигән сүз бу очракта кабул ителми, хыялланып та төшкә кермәгән күргәзмә янәшәдә булганда, аны килеп күрмәү зур хата булыр иде. Авторның дөньясына үтеп керү, уй-фикерләрен образларда күрү минем өчен мөһим. Бу искиткеч мөмкинлек өчен Наил Магановка рәхмәт, – дип уртаклашты картиналар галереясы директоры Роза Минабетдинова.

Икенче катка күтәрелгәндә үк каршы алып, озатып калучы «Шаман» скульптурасы 90 нчы елларда Даши иҗатының башлангыч чорында ясалган. Ул елларда иҗат эшләре зур булмый, ә менә 2000 елда Иркутск шәһәрендә узган беренче зур, җитди күргәзмәдән соң, скульпторның иҗаты яңа баскычка күтәрелә, дан-шөһрәт белән бергә уңышлы килешүләр дә башлана. Бу исә аңа үз сәләтен тагын да үстерергә мөмкинлек бирә. Авторның эшләрендә риваять, мифлар, көрәш, җайдак, мирас, тарих, күчмә халык көнкүреше, монголлар тормышы урын алган. Ә хатын-кыз һәм ат темасы Дашига аеруча да якын. «Модэ аты», «Раковина белән кыз», «Лачын белән амазонка», «Ритуал» гадәти булмаган вазалар – һәммәсе дә үзенчәлекле, иң мөһиме, алар тәэсирләндерү көченә ия.

– Сәнгатьне халыкка җиткерү мөмкинлеге тудырган өчен «Татнефть» генераль директоры Наил Магановка рәхмәт! Күргәзмә мондый форматта бары тик биредә генә тәкъдим ителә. Төрле музейларда сакланучы скульптураларны махсус Әлмәт өчен алып килдек. Ышанып әйтә алам, «Даши Намдаков дөньясы» һәркемгә яңа кичерешләр бүләк итәчәк, – ди Даши Намдаков Арт-фонды арт-директоры Дарья Бушинская.

news_right_1
news_right_2
news_bot