news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә такси йөртүчедә һәм пассажирда наркотик табылган

Тоткарланучыларны полиция бүлегенә алып киләләр.

(Әлмәт, 25 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Красноармейка бистәсендә полиция хезмәткәрләре такси йөртүчедә 49 грамм синтетик наркотик табып алган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Автомобиль пассажиры булган хатын-кызда исә 0,54 гамм нәшә һәм 5,7 грамм “синтетика” табыла. Тоткарланучыларны полиция бүлегенә алып киләләр. Билгеле булганча, шофер элек урлау өчен хөкем ителгән булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot