news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә табибларга язылу өчен бердәм номер эшли башлый

25 июньнән табибларга язылу өчен бердәм телефон номерына шалтырату мөмкинлеге булдырыла.

(Казан, 27 июнь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә табибларга язылу өчен бердәм номер эшли башлый, дип хәбәр итә район газетасы. 
 
25 июньнән Әлмәттә медсанчастьтан кала башка медицина учреждениеләрендәге табибларга язылу өчен бердәм телефон номерына шалтырату мөмкинлеге булдырыла.
 
22-77-22 номеры эшне күпкә җиңеләйтә һәм вакытны да экономияли. Хәзер шифаханәләргә берничә тапкыр бару, дистәләгән телефон буенча шалтыратулар кирәк булмаячак.
 
Учреждениеләргә шалтыраткан очракта да, чыбыкның икенче очында автомат әлеге яңа номерны тәкъдим итәчәк. Сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Вера Головина белдергәнчә, дәүләт хезмәтләре аша һәм электрон язылулар гамәлдә кала, яңа схема өстәмә рәвештә эшли башлый. 
 
Табибларга язылудан тыш, әлеге номер буенча өйгә табиб та чакыртырга була, үзеңне кызыксындырган белешмә дә алу мөмкинлеге бар. 
 
Пациентларның бердәм маршрут үзәге Казанда, ДРКБ һәм РКБда эшли инде. Табиблар да, халык та аның уңайлы булуын күптән билгели. Хәзер аларга Әлмәт тә өстәлә. Бездәге тәҗрибәне соңрак башка районнарга да кертергә исәплиләр. 
 
22-77-22 номерына шалтырату бушлай. Контакт үзәге эш көннәрендә 7.30 дан алып 19.00 сәгатькә кадәр, шимбә 7.30-17.00 вакыт аралыгында эшли. Якшәмбе ял.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100