news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә табиблар өйдән-өйгә йөри

Күз уңында - сугыш һәм тыл ветераннарының сәламәтлеге

 (Казан, 4 февраль, “Татар-информ”). Әлмәттә комплекслы медицина тикшерүе уздыру өчен күчмә бригадалар эшли.

Сәламәтлекне өйгә килеп тикшерүче күчмә бригадалар “Татнефть” ААҖ һәм шәһәр медсанчастенда, үзәк район шифаханәсе һәм 3 нче поликлиникаларда оештырылган. Терапевт, окулист, невролог, оториноларинголог, окулисттан торган төркем ел башыннан алып апрельгә кадәр сугыш һәм тыл ветераннарының өйләренә йөриячәк, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” басмасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100