news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә табиблар суга сикерде

Хатын-кызлар 25 метрга, ир-атлар 50 метрга узышты

  (Казан, 26 март , “Татар-информ”). Сәламәтлек саклау тармагында хезмәт куючыларның 11 нче спартакиадасы дәвам итә. Алты учреждениенең 15 табибы һәм шәфкать туташы бу юлы балалар һәм яшүсмерләр иҗаты үзәге бассейнында тизлектә һәм очталыкта көч сынашты: хатын-кызлар 25 метрга, ир-атлар 50 метрга йөзде.

Команда зачетында медсанчастьта эшләүчеләр беренче урын алды. Шәхси беренчелектә медсанчастьның 2 нче кардиология бүлеге мөдире Светлана Шәрәпова һәм функциональ диагностика табибы Рөстәм Гайсин финишка беренче йөзеп килделәр, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” газетасы.

news_right_1
news_right_2
news_bot