Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәттә төзүчеләр арасында бәйге башланды
Төзүчеләр бәйрәме алдыннан ел саен әлеге һөнәр ияләре арасында бәйгеләр оештырыла.
(Әлмәт, 30 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Төзүчеләрнең абруен күтәрү, осталыкларын камилләштерү, шул ук вакытта тәҗрибә уртаклашу максатыннан үткәрелүче бәйгегә быел бүген старт бирелде. Штукатурчылар осталыкларын “Светоч” гимназиясе төзелешендә күрсәтте, дип яза "Әлмәт таңнары" газетасы.
Кызганыч, бәйгедә катнашучылар саны елдан-ел кими бара. Бу юлы бары тик ике командадан торган дүрт кеше көч сынашты. “СтроСервис” җәмгыятеннән Гөлфия Насыйрова белән Айгөл Бәхтигәрәева, “Арслан”нан Абдугани Әскәров белән Шоирҗан Омонов килгән иде. Көч сынашу ике өлештән торды. Теория өлешендә эш технологиясе хакындагы сорауларга җавап бирергә кирәк иде. Ә практик өлештә штукатурчылар алдына 7,7 кв. метр мәйданга измә сылау бурычы куелды.
Җиңүчеләр Төзүчеләр көне уңаеннан уздырылачак тантанада бүләкләнәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз