Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә төтен баскан фатирдагы ана белән баланы янгын сүндерүчеләр коткарган
Күршеләр беренче каттагы фатирда 8 һәм 12 яшьлек ике бала булырга мөмкин дип хәбәр иткән.
(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ»). Әлмәттә янгын сүндерүчеләр төтен белән тулган фатирдан ике кешене коткарган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Әлмәт шәһәренең Совет урамында торак йорт подвалында янгын чыгу турындагы хәбәр 112 бердәм номерына бүген төнге икедә килгән», - дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтеннән.

Урынга тиз арада янгын сүндерүчеләр юл тоткан. Алар килгәндә биш катлы йортның подвалында урнашкан склад тулысынча яна торган булган.

Коткаручылар махсус битлекләр киеп төтен белән тулган фатирдан 30 яшьлек хатын-кызны һәм аның нәни кызын урамга алып чыккан.

Күршеләр шулай ук беренче каттагы фатирда 8 һәм 12 яшьлек ике бала булырга мөмкин дип хәбәр иткән. Ут белән көрәшүчеләр тәрәзәдәге тимер рәшәткәне алып эчкә үткән, әмма фатирда беркем дә булмаган.

Янгынны 10 минут эчендә сүндергәннәр. Аның мәйданы 30 квадрат метр тәшкил иткән. Янгын ут белән саксыз эш итү сәбәпле чыккан дип фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз