news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә тәртипсез мәктәп укучыларының әти-әнисе казнага 628 мең сум акча түләгән

Балигъ булмаганнар хокукларны һәм законнарны бозган очракта аларның әти-әниләрен балигъ булмаганнар комиссиясе административ штрафка тарта.

 (Казан, 5 декабрь, “Татар-информ”, "Әлмәт таңнары"). Быел Татарстанның Әлмәт районы бюджетына тәртипсез мәктәп укучыларының әти-әниләре 628 мең сум акча түләгән, дип яза районның "Әлмәт таңнары" газетасы. Ел дәвамында җыелган административ штрафларның күләме, гомумән санаганда, шул кадәр суммага җиткән.

Гадәттә балигъ булмаганнар хокукларны һәм законнарны бозган (төнгә каршы әти-әнисез урамда йөрү, исерткеч эчемлекләр, наркотиклар куллану һ.б. ) өчен аларның әти-әниләрен балигъ булмаганнар комиссиясе административ штрафка тарта. Быел Әлмәт районында барлыгы 600 мең сумнан артык шундый штраф салынган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot