Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә төрмәгә наркотик кертергә уйлаган ир-атны тоткарлаганнар
Моңа кадәр дә хөкем ителгән булган 26 яшьлек ир-атка карата җинаять эше кузгатылган.
(Әлмәт, 26 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлгенә күрше район кешесенең колониягә наркотиклар үткәрергә ниятләве турындагы хәбәр килеп ирешә. Әлеге мәгълүматлар оператив чаралар барышында раслана. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Ир-ат төзәтү колониясе диварларына килеп эшен ахырына кадәр башкарып чыгарга, ягъни учреждение коймасы аша арбалеттан атмакчы булган. Ләкин биредә булган колония хезмәткәрләре аны шунда ук тоткарлый. Тикшерү барышында әлеге ир-атта наркотикка охшаган төргәк табып алына. Автомобиль салонында исә марихуана төргәге табыла.
Экспертизадан күренгәнчә, алар колония территориясенә амфетамин, марихуана, нәшә һәм 20 граммнан артык авырлыктагы героин кертмәкче булганнар. Моңа кадәр дә хөкем ителгән булган 26 яшьлек ир-атка карата җинаять эше кузгатылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз