Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә тәрбиячеләр өчен “Агрокласс” семинары узды
Укытучылар билгеле бер график буенча мәшгульлек үзәгенә килеп, бу комплектлардан файдаланып дәрес бирә алачак.
(Әлмәт, 14 декабрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 11 декабрь көнне мәшгульлек үзәгендә Әлмәт районының мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының укытучылары өчен “Агрокласс” дип исемләнгән семинар булып узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Ул авыл хуҗалыгы һөнәрләренең абруен арттыру максатыннан оештырылган иде. Семинарны Татарстанның Аграр яшьләр берләшмәсе вәкилләре һәм WorldSkills-2019 дөнья чемпионатының психологы уздырды.
Тәрбиячеләр хозурына мәктәпкәчә яшьтәге балаларга һөнәри юнәлеш бирү буенча уен комплектлары тәкъдим ителде. Әлеге комплектлар “Агрокласс” һөнәри юнәлеш бирү проекты ярдәме белән алынды.
Укытучылар билгеле бер график буенча мәшгульлек үзәгенә килеп, бу комплектлардан файдаланып дәрес бирә алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз