news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә сыр фестивале узды

Фестивальдә катнашучылар өчен сыр кайнату һәм кыздыру буенча мастер-класслар үткәрелде.

(Әлмәт, 28 февраль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә сыр фестивале узды, дип яза район газетасы.

Сыр һәм башка натураль азык-төлек фестиваленең Әлмәттә беренче тапкыр узуы. Бу көнне әлмәтлеләр һәм кала кунаклары сырның төрле сортларыннан, шәхси җитештерүчеләрнең азык-төлекләреннән авыз иттеләр.

Моннан тыш фестивальдә катнашучылар өчен сыр кайнату һәм кыздыру буенча мастер-класслар үткәрелде. Аниматорлар тагын да күңеллелек өстәде. Бәйгеләрдә катнашып бүләк откан балалар да, зурлар да байтак булды, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100