news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә сынау проекты буенча ишегаллары төзекләндерелә

Проектның төп максаты куркынычсызлык, чиста экология белән тәэмин итү, җәяүлеләргә өстенлек бирү һәм башкалардан гыйбарәт.

(Әлмәт, 16 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә Совет урамындагы 153 нче йортта яшәүчеләргә саллы бүләк әзерләнә, дип яза җирле басма.

Ниһаять, аларның да хыяллары тормышка аша. Моңа кадәр үтәли ишегалды аша тыз-быз йөрүче машиналар агымына, балаларның тузан эчендә уйнауларына киртә куела. Биредә республика пилот проекты тормышка ашырыла. Сынау проекты өчен нигә бу йорт ишегалды сайланган икән? ТКХ департаменты директоры урынбасары Рөстәм Арипов әйтүенчә, иң беренче чиратта халык фикере искә алынган. Проектның төп максаты куркынычсызлык, чиста экология белән тәэмин итү, җәяүлеләргә өстенлек бирү һәм башкалардан гыйбарәт.

– Программа 2020 елга кадәр исәпләнгән. Заманча ишегаллары артачак. Төзекләндерү өчен күп кеше файдалана алырлык ишегаллары сайланачак, – диде безгә ТКХ департаменты директоры урынбасары.

Совет урамындагы 153 нче йорт ишегалдында төзекләндерү эшләре өч зонага бүлеп алып барыла. Аларның һәммәсенең үз архитектур дизайны булачак. 1-2 нче подъезд каршында яшүсмерләр өчен мәйданчык ясала. Монда тренажерлар, спорт белән шөгыльләнү өчен корылмалар урнаштырылачак. 3-4 нче подьезд территориясе биш яшьлек һәм аннан зуррак балаларга атап махсус ясала. Таулар, таганнар – барысы да куела. 5-6 нчы подьезд каршындагы мәйданчык нәниләрнең мәнфәгатьләре истә тотылып төзекләндерелә. Шушында ук өлкәннәргә ял итү мәйданчыгы, чәчәкләр утыртыр өчен, иҗат белән шөгыльләнү урыннарын да булачак.

– Проектчылар йортта яшәүчеләр белән өч тапкыр очрашты. Алар безне тыңладылар, фикер-тәкъдимнәребез, ишегалдын нинди итеп күрәсе килүебез белән кызыксындылар. Һәм проектны шуларны игътибарга алып төзеделәр. Проектны тәкъдирләгәннән соң да безнең белән очраштылар. Кыскасы, проект төркеме халык белән бик яхшы эшләде. Безнең белән даими элемтәдә тору өчен социаль челтәрдә, ватсапта да төркемнәр булдырдылар. Без көн саен биредәге эшләр барышын фотога төшереп җибәреп торабыз, – диде йортта яшәүче, подъезд буенча җаваплы итеп сайланган Светлана Бортникова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100