news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә студент үз-үзенә кул салган

Тикшерү бара.

(Әлмәт, 21 февраль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә 17 яшьлек үсмернең үле гәүдәсенә тап булганнар, дип яза җирле басма.

Фаҗига 17 февраль көнне була. Әлмәт көллиятендә укучы егетнең үле гәүдәсен Белоглазов урамындагы үзе яши торган фатирда кичке якта табалар. Ул инде 12 сәгать чамасы элек үлгән була.

— Барысы өчен дә гафу итегез....., – дип язган асылыныр алдыннан үсмер «Вконтакте»да үз битендә. Тикшерү бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot