news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә өстәл теннисы буенча Раштуа турниры узды

Ярышта Әлмәт, Бөгелмә, Баулы, Лениногорск, Азнакай, Сарманнан 40тан артык яшь спортчы катнашты.

(Әлмәт, 7 гыйнвар, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). 6 гыйнварда Татарстанның Әлмәт шәһәрендә балалар спорт мәктәбендә 2006 елда туган балалар арасында өстәл теннисы буенча Раштуа турниры узды. Бу хакта район газетасы яза.

Әлмәт спортчылары төрле дәрәҗәдәге медальләр яулады. Алмаз Ругаев, Кирилл Кондратьев 1нче урынны алса, 2нче урында — Виктория Кириллова, Данияр Вафин, 3нче урында — Милана Пячина, Равил Уразбаев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100