news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә срогы чыккан сыра сатканнар

Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшмәкәргә карата административ хокук бозу турында эш кузгатылган.

(Әлмәт,  12 апрель, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә сыра сатуда җитди җитешсезлекләр булган ике зур очрак ачыкланган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт бүлеге хезмәткәрләре сыра кибетләренең берсендә гомуми литры 400 литр булган 12 төр сыра һәм сыра эчемлекләрен законсыз сату очрагын ачыклады.

Әлеге продукциянең бер өлешендә яраклылык срогы чыккан булган. Кибет хезмәткәрләре шулай ук таләп ителгән докементларны бирә алмаган.

Дәүләт алкоголь инспекциясе тарафыннан эшмәкәргә карата административ хокук бозу турында эш кузгатылган.

Башка кибеттә легаль булмаган әйләнештән 409 литр сыра эчемлеге алына.

news_right_1
news_right_2
news_bot