news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә спорт мастеры истәлегенә турнир үткәрелде

Биредә Чистай, Яр Чаллы, Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск, Октябрьск һәм Тукай районнарыннан килгән 100 гә якын спортчы катнашты.

(Әлмәт, 27 декабрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Нефтьчеләр каласында Россиянең спорт мастеры Камил Вәдыйгуллин истәлегенә багышланган грек-рим көрәше буенча республика турниры узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Ярышларда 2006 һәм 2007 елгы егетләр көч сынашты. Биредә Чистай, Яр Чаллы, Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск, Октябрьск һәм Тукай районнарыннан килгән 100 гә якын спортчы катнашты.

Камил Вәдыйгуллин истәлегенә багышланган турнир бишенче тапкыр оештырылып килә. Турнирны ачу тантанасында спортчының дуслары һәм хезмәттәшләре катнашты. Яшь катнашучыларны мөхтәрәм кунаклар сәламләде.

Ярышларда 9 кешедән торган 9 команда катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot