news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә SNOW FEST ярышларына танылган спортчылар җыела

Әлеге фестивальдә танылган чаңгычы, Олимпия чемпионы һәм көмеш призер Александр Легковның да катнашуы көтелә.

Әлмәттә SNOW FEST ярышларына танылган спортчылар җыела
almetyevsk.tatar.ru

(Әлмәт, 1 февраль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 1-3 февраль көннәрендә SNOW FEST барлык спортчыларны Әлмәттә узачак TIMERMAN спорт чаралары сериясенең беренче кышкы спорт төрләре буенча фестиваленә җыя. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Әлеге фестивальдә танылган чаңгычы, Олимпия чемпионы һәм көмеш призер Александр Легковның да катнашуы көтелә.

Ул чаңгы спортын үстерүне профессиональ спортчылар өчен генә түгел, ә барлык теләүчеләр өчен дә һәвәскәр ярышлар уздыру идеясен хуплап чыкты.

news_right_1
news_right_2
news_bot