news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә “Snow Fest – 2019” узачак

Ярышлар февраль башында узачак.

Әлмәттә “Snow Fest – 2019” узачак
almet-rt.ru

(Әлмәт, 1 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Кышкы спорт төрләрен үстерү һәм популярлаштыру, Әлмәт районы халкын физик культура һәм спорт белән даими рәвештә шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан шәһәрдә “Snow Fest – 2019” кышкы спорт төрләре фестивале оештырыла. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

1 февраль көнне “Ян” тау чаңгы комплексында сноуборд һәм тау чаңгысы спорты буенча ярышлар була.

2-3 февраль көнне шәһәр ипподромында биатлон ярышлары һәм чаңгы марафоны узачак.

Ярышларда республиканың һәм Әлмәт раонының иң көчле спортчылары катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot