news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә шоссе велоярышы үтәчәк

Велоярыш маршрутын күрсәтүче махсус билгеләр урнаштырылачак.

(Әлмәт, 29 июль, "Татар-информ","Әлмәт таңнары"). 26 август көнне Әлмәттә Россияның алдынгы спортчылары катнашында "Tour de Tatarstan 2018" шоссе велоярышы узачак. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Ярыш вакытында юл куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан чыгып Шевченко урамы Риза Фәхретдин урамыннан Әлмәт-Көлшәрип боҗрасына кадәр һәм Р-239 трассасыннан Әлмәт-Миңлебай боҗрасына кадәр юл аралыгы сәгать 07:00 дән 14:00 гә чаклы ябылып торачак. Велоярыш маршрутын күрсәтүче махсус билгеләр урнаштырылачак. Ярыш маршрутына кергән ишегалларыннан чыгу юллары җиңел машиналар һәм йөк транспорты ярдәмендә чикләнеләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot