Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә шикәр чире белән исәптә торучы балалар өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелде
Бүгенге көндә Әлмәтнең перинаталь үзәкле балалар хастаханәсендә беренче типтагы шикәр чире белән 64 бала исәптә тора.
(Әлмәт, 25 декабрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). “Нур” хәйрия фонды Әлмәт балалары өчен Яшьләр үзәгендә Яңа ел бәйрәмен оештырды. Шикәр чире белән исәптә торучыларга татлы бүләкләр урынына мәктәп кирәк-яраклары, өстәл уеннары, өй шартларында кандагы шикәр күләмен үлчәү җиһазлары тапшырылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Бүгенге көндә Әлмәтнең перинаталь үзәкле балалар хастаханәсендә беренче типтагы шикәр чире белән 64 бала исәптә тора.
Әлмәт фельдшерлары танылган мультфильм персонажлары булып киенеп балаларның күңелен күрде, алар белән фотога да төштеләр. Бу көнне балалар һәм аларның әти-әниләре өчен “Өч дуңгыз баласы” дип исемләнгән музыкаль спектакль дә күрсәтелде.
Соңынннан сабыйлар Кыш бабай белән Кар кызы һәм Фиксиклар белән бергә үзләренең Яңа ел теләкләрен теләделәр. Яңа ел утлары, чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнаулар кечкенә организмга гадәти яшәү рәвеше алып барырга ярдәм итүче уңай хис-кичерешләр бүләк итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз