Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә шикәр авыруыннан интегүчеләргә глюкометрлар һәм тест тасмалары таратылды
Әлмәттә Бөтендөнья шикәр чире белән көрәшү көне уңаеннан хәйрия акциясе узды.
(Әлмәт, 28 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Бөтендөнья шикәр чире белән көрәш көне уңаеннан Әлмәт муниципаль районы сәламәтлек саклау идарәсе “Нур” хәйрия фонды белән берлектә хәйрия акциясен уздырды. Акциядә катнашучыларга глюкометрлар һәм тест тасмалары таратылды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Акция Әлмәт шәһәренең 3 нче поликлиникасында 1 тип шикәр авырулы кешеләр өчен оештырылды.
Очрашу барышында фонд җитәкчесе Илнур Хәбибуллин 2016 елдан бирле тормышка ашырылып килә торган “Шикәр чире белән идарә ит” (“Управляй диабетом”) проекты турында сөйләде. Шулай ук белгечләр авыруларны борчыган сорауларга җавап бирде.
Шикәр чире белән авыручылар саны елдан ел арта бара. Татарстанда исә бу авыру белән интегүче 120 меңгә якын кеше яши.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз