news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә Шигърият бәйрәме узды

Иҗат әһелләре, Әлмәт язучылары янә Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды.

(Әлмәт, 26 апрель, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Апрель азагында бөтен татар дөньясы Тукай туган көнен билгеләп уза. Гадәттәгечә быел да ул Габдулла Тукай скверында зур тамаша белән узды, дип яза район газетасы.

Вакытлар узган саен, Тукайның бөеклеге, иҗатының нихәтле тирән һәм нәфис булуы, илаһи куәте, рухи матурлыгы тирәнрәк ачыла бара. Тукай- үзенчәлекле, тылсымлы күпер ул. Аның шигырьләре, әкиятләре аша без яшәргә өйрәнәбез.

Шигърият бәйрәмендә дә балалар, мәктәп укучылары аша янә Тукай иленә кайтып килгәндәй булдык. Иҗат әһелләре, Әлмәт язучылары янә Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды.

Р. Төхфәтуллин исемендәге әдәби премия лауреатларын да әлеге чарада игълан итеп, аларга мәртәбәле бүләкне тапшырдылар. «Сәнгать» номинациясендә «Әлмәт» милли-мәдәни үзәгенең тынлы-джаз һәм эстрада музыкасы универсаль оркестры – художествосәнгать җитәкчесе һәм коллектив директоры Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Николай Прец, «Журналистика һәм публицистика» номинациясендә «Әлмәт таңнары» газетасы хәбәрчесе Рәдифә Ногманова, «Иҗтимагый һәм агарту эшчәнлеге» номинациясендә ике лауреат - «Татнефть» ААҖнең «Хәзинә» газетасы баш мөхәррире Илшат Миңгәрәев һәм мәгариф идарәсе башлыгының милли мәгариф буенча урынбасары Сирена Җиһаншина быел әлеге иҗади бәйге лауреатлары булды. Аларга аны тәүге тапкыр әлеге премияне алган язучы Клара апа Булатова тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot