Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә Шарлавыклы буалардагы балалар мәйданчыгында бер кызның бармагы өзелгән
Шәһәр буенча ял итү урыннарында, ишегалларындагы барлык балалар мәйданчыкларын тикшерергә кирәк булачак.
(Әлмәт, 29 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә узган ялларда Шарлавыклы буалардагы балалар мәйданчыгында бер кызның бармагы өзелгән, дип яза җирле басма.
Таудан шуган вакытта кызның уч төбе ике металлик пластина арасындагы ярыкка эләгә, нәтиҗәдә аның бармагы өзелә. Шул сәбәпле, район башлыгы Айрат Хәйруллин эшлекле киңәшмә барышында моңа охшаш башка бәхетсезлек очраклары булмасын өчен күрсәтмәләр бирде. Шәһәр буенча ял итү урыннарында, ишегалларындагы барлык балалар мәйданчыкларын тикшерергә кирәк булачак.
– Видеокүзәтү генә җитми. Кирәк икән, һәр мәйданчыкка каравылчы куегыз. Иртән, кич һәрнәрсәне тикшерергә кирәк. Бу барлык уен комплексларына да кагыла, – диде башлык.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз