news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә шарлавыклы буалар үзгәрәчәк

Шарлавыклы буалар тирәләрен төрле яшьтәге әлмәтлеләр һәм калабыз кунаклары өчен рәхәтләнеп ял итү зонасына әйләндерү планлаштырыла.

(Әлмәт, 17 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Иҗтимагый тирәлек елы кысаларында Әлмәттә шарлавыклы буаларны да үзгәрешләр көтә., дип яза җирле басма.

Быел аның территориясен төзекләндерү буенча программа тормышка ашырылачак. Шарлавыклы буалар актив зоналарга бүленеп, анда балалар мәйданчыгы, экстрим зона, тыныч ял зонасы, шулай ук аллеялар һәм йөрү сукмаклары ясалачак. Гомумән, шарлавыклы буалар тирәләрен төрле яшьтәге әлмәтлеләр һәм калабыз кунаклары өчен рәхәтләнеп ял итү зонасына әйләндерү планлаштырыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot