news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә шәһәрне яшелләндерү стратегиясе турында фикер алыштылар

Барлык агачлар һәм куаклар проектның концепциясенә туры килергә тиеш.

Әлмәттә шәһәрне яшелләндерү стратегиясе турында фикер алыштылар
almetyevsk.tatar.ru/tat/index.htm/news/1515419.htm

(Әлмәт, 13 июль, "Татар-информ"). Әлмәттә шәһәрне яшелләндерү стратегиясе турында фикер алыштылар. Иҗтимагый киңлекләрне үстерү республика программасы кысаларында Әлмәттәге Ленин урамы буйлап масштаблы проектны тормышка ашыру буенча эшләр гөрли. Бу турыда Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре сайтында хәбәр ителә.

Проект иҗтимагый биналарның керү группаларының, урам алтакталарының һәм реклама корылмаларының бердәм стильдә тышкы күренешен яңартуны күздә тота. Моннан тыш, тротуарларны һәм яшел зоналарны тәртипкә китерәләр.

Яшел утыртылган агачларны саклау, дөрес итеп тышкы күренешен яңарту буенча үзенең киңәшләрен эксперт-дендролог Сергей Александрович Мурзов бирде, ул Әлмәткә шәһәр җитәкчелеге чакыруы буенча килде.

Барлык агачлар һәм куаклар проектның концепциясенә туры килергә тиеш. Ял итү урыннарында күпьеллык үләннәрне, чәчәкләрне утырту махсус заманча эстетик күренеш булдырачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot