Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә шәһәркүләм 2нче велопарад уздырылды
Әлмәттә шәһәркүләм 2нче велопарад уздырылды
(Әлмәт, 27 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Бүген Әлмәттә шәһәркүләм 2 нче велопарад уздырылды, дип яза җирле басма.
Старт буласы Ленин мәйданы вакыт иртә булуга да карамастан, велосипедчылар белән шыгрым тулы иде инде.
Өлкәннәр дә, яшьләр, укучылар, балалар да җыелган. Хәтта башка төбәкләрдән килүчеләр дә бар булып чыкты. Велопарад башланганчы төрле шоу-чаралар тәкъдим ителде. Мәскәүнең "Титан" велоклубы триал-шоу һәм мастер-класслар күрсәтте. Аннан бергәләп “Яшел фитнес” инструкторлары физик күнегүләр ясатты.
"ВелоLady", "ВелоMen", "ВелоFamily", "Сувенир-Альметьевск рулит", "ВелоLook" бәйгеләре дә оештырылды.

Велопарадка район башлыгы Айрат Хәйруллин, бокс буенча дөнья чемпионы, Дәүләт Думасы депутаты Николай Валуев, Даниянең Copenhagenize Design Co генераль директоры, шәһәр мобильлеге мәсьәләләре буенча Дания эксперты Майкл Колвилл-Андерсен да килгән иде. Алар әлмәтлеләргә велосипед белән дуслашып дөрес эшләүләрен җиткерделәр, сәламәт яшәү рәвеше алып баруларын теләделәр, Әлмәттә моның өчен барлык шартлар булуын ассызыкладылар. Кунаклар чыгыш ясап кына калмады, үзләре дә велопарадка кушылды.
Велопарад Ленин урамы буйлап Төзүчеләр проспектына чыкты, аннан Бигәш урамы буенча дәвам итте һәм финиш кече мәйданда булды. Биредә дә күңелле вакыйгалар –бүләкләү тантанасы, велопикник көтеп тора иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз