Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә «Шәһәрдә мәдәни мохит» проекты каникулга китә
Әлмәттә «Шәһәрдә мәдәни мохит» проекты каникулга китә
(Әлмәт, 29 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Җәйнең соңгы ялларын да уздырдык. Һәр шимбә җәйнең кичке матур вакытында төрле урыннарда үткәрелеп килүче «Шәһәрдә мәдәни мохит» проекты да ахырына якынлашты, дип яза җирле басма.
Әлмәтлеләр яратып өлгергән проект безне кемнәр белән генә очраштырмады да, нинди генә күңелле мизгелләр бүләк итмәде. Аны оештыручылар һәр шимбә нинди дә булса яңалык кертеп, безнең кәефне күтәрергә тырышты. Менә бу шимбәдә «Шарики на роликах» тату компаниясе җырлаучы фонтаннар янында булганнан соң узып баручыларны гаҗәпләндереп, Ленин урамы буйлап «тәгәрәде». Юлда очраган балалар шау-гөр килеп алар артыннан йөгерде, фотога төшәргә ашыкты.
Ә бу вакытта калабызның 11 почмагында күңелле чаралар гөрли иде инде. «Яшьлек» скверында шәһәрнең балалар иҗат коллективлары чыгышын карарга бик күп кеше җыелса, Әлмәтнең 60 еллыгы исемендәге скверда халык аннан да күп иде дияргә мөмкин. Балаларның бер өлеше «Поролон-шоу программасында мәш килсә, икенчеләре әти-әниләре, әби-бабайлары белән танылган җырчыларыбыз Резеда Шәрәфиева һәм Равил Галиев концертын карап тамаша кылды. Рәхәтләнде әлмәтлеләр: кушылып җырлады да, дәртле көйләргә биеде дә.

– Шимбә кичләребез ямьләнде. Без, өлкәннәр мондый тамашалар карарга еракка бара алмыйбыз. Менә шулай якында гына концертлар оештыру бик яхшы булды. Безне кайгыртканнары өчен зур рәхмәт, – диде Ленин урамындагы 116 нчы йортта яшәүче Миңсылу апа Арсланова.
«Мәдәни мохит» программасы артистларның да күңеленә хуш килгән.
– Ачык һавада чыгыш ясау ул безне тамашачылар белән якынайта. Сәхнәдән җиргә төшеп алар белән бергә җырлыйбыз, аралашабыз. Киләсе елга да мәдәни мохитның дәвам итүен телибез. Бу бит сәнгатьне күтәрү, яшьләрне мәдәният-сәнгатькә тарту, туган телебезне югалтмау дигән сүз дә. Мин Әлмәт халкын бик яратам. Зәвыклы тамашачылар яши биредә. Әлмәткә өйгә кайткан кебек киләбез, – диде Резеда Шәрәфиева.
Драмтеатр артистларының да җәйләре безнең белән үтте. Алар 26 августта «Әдәби ишегалды» скверына җыелганнарның кичләрен ямьләндерде. «Шәмсенур»да сәгать телләре кичке алтыга якынлашканчы ук халык җыелган иде. Калган мәйданчыкларда да төрле концертлар, мастер-класслар, күңел ачу чаралары гөрләде. Әлмәтлеләр бертавыштан программаның дәвамлы булуын теләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз