Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә "Шәһәрдә мәдәни мохит" проекты гамәлгә ашырыла
Биредә җырчылар бушлай концерт куя.
(Әлмәт, 7 август, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә һәр шимбә "Шәһәрдә мәдәни мохит" проекты гамәлгә ашырыла. Бу проектның төрле микрорайоннарда берьюлы үткәрелүе тагын да күбрәк кешене җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. Әлмәтнең 60 еллыгы исемендәге скверда да оештырыла кичке тамаша, дип яза җирле басма.
– Бу юлы кемнәр чыгыш ясар икән дип көтеп алабыз. Монда да безнең өчен бәйрәм оештырганнары өчен зур рәхмәт. Һәркем, бигрәк тә безнең ише өлкәннәр паркка да, «Шәмсенур»га да бара алмый. Рәхәтләнеп карыйбыз. Күңелләр күтәрелеп, рухланып таралышабыз, – диде безгә Гөлсинә Гарифуллина.
Концерт-тамашалар гел үзгәреп тора. Бер шимбәдә Татарстанның атказанган артистлары чыгыш ясаса, икенчесендә көньяк-көнчыгыш төбәге, үзебезнең җирлек үзешчәннәре, Әлмәт дәүләт драма театры коллективы, ансамбльләр, төрле дәрәҗәләргә ирешкән үсмерләр һәм башкалар концерт бүләк итә. Концерттан тыш балалар өчен мастер-класслар, мавыктыргыч уеннар оештырыла. Кыскасы, зурлар да, балалар да рәхәтләнә генә.
Шәһәрдәге кичке мәдәни мохитны артистлар да үз итә. Бу юлы Әлмәтнең 60 еллыгы исемендәге скверда «Манзара» музыкаль премиясе лауреатлары Алия һәм Илнур Сәхбетдиновлар концерт куйды. Мөслим якларында туып-үскән һәм хәзер Җәлил бистәсендә яшәүче яшьләр быел өченче сезон концертларына әзерләнә. Әлмәтлеләр алдында беренче тапкыр гына имтихан тотулары түгел икән.
– Әлмәткә шатланып киләбез. Чакыру алгач, бик сөендек. Әлмәт үсә, яшәрә, матурая, нык тырышалар. Безгә болай урамда чыгыш ясаулар бик ошый. Ул тамашачылар белән якыннан аралашу да. Моннан тыш халык та бер-берсе белән күрешә, элеккеге танышларын очрата. Кайчакларда бер йортта яшәүләренә дә карамастан, күрмәгән, белмәгән кешеләр дә булгалый. Мәдәни мохит андыйларны да кавыштыра, – диде Сәхбетдиновлар.
Яшь артистлар өчен урамда чыгыш ясау файдалы һәм әһәмиятле. Бу аларга үзләрен күрсәтү, исемнәрен таныту да. Тамашачылар алар белән фотога төшә, җырларына кушылып җырлый, бии. Шуңа күрә алар әлеге проектның дәвамлы булуын тели, диелгән район хәбәрендә..
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз