Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә шәһәр юлларындагы билгеләрне яңарту өчен 2,3 миллион сум бирелә
Әлеге эшне башкару өчен 9725 кг ак һәм 2893 кг сары буяу сатып алыначак.
(Әләмт, 17 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә шәһәр юлларындагы билгеләрне яңарту өчен 2,3 миллион сум бирелә. Финанс ярдәм район бюджеты тарафыннан күрсәтеләчәк. Бу турыда җирле басма яза.
Заказ бирүче - Торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалыгы департаменты. Заказ бәясенә билгеләрне төшереп баручы машина һәм махсус җайланмалар, буяулар алу һәм эшчеләрнең хезмәт хакы да керә.
Әлеге эшне башкару өчен 9725 кг ак һәм 2893 кг сары буяу сатып алыначак. Заказ 2019 елның 30 сентябренә кадәр башкарылырга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз