Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә шәһәр юбилеена яңа парк ачылачак
Проект исә биредә ял итү урыны ясауны һәм хастаханәдә дәваланучыларга уңайлы шартлар тудыруны күзаллый.
(Әлмәт, 29 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә иҗтимагый мохитны үстерү республика программасы кысаларында «Сәламәтлек» паркы ачылачак, дип яза җирле басма.
Зифа Балакина урамындагы әлеге территория хәзерге вакытта урманны хәтерләтә һәм ул әлмәтлеләрдә юлны кыскартып чыгу өчен генә кулланыла. Проект исә биредә ял итү урыны ясауны һәм хастаханәдә дәваланучыларга уңайлы шартлар тудыруны күзаллый. Паркта эко-стелендә фонтан, махсус тренажерлар белән балалар һәм спорт мәйданчыгы урнаштыру планлаштырыла.
Янәшәдәге елганы чистартып киңәйтү, тирә-ягын төзекләндерү көтелә. Күпер дә яңартылачак. Җәяүлеләр юлы буенда эскәмияләр, урналар урын алачак. Иң мөһиме, агачларны саклап калырга һәм төнге чорда аларны үзенчәлекле яктыртырга исәпли белгечләр. Парк шәһәр юбилеен бәйрәм иткән көннәрдә ачылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз