Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә шәһәр советының чираттагы сессиясе үткәрелде
Әлмәттә шәһәр советының чираттагы сессиясе үткәрелде
(Әлмәт, 24 ноябрь, “Татар-информ”, Марат Бәдретдинов). Кичә Әлмәттә шәһәр советының 9нчы сессиясе узды. Сессиядә депутатлар тарафыннан шәһәрнең генераль планы расланды, җиргә һәм гражданнарның милкенә салым ставкалары тәгаенләнде, коммуналь комплекс оешмалары тауарлары һәм хезмәтләре, пассажир транспорты хезмәтләренә һәм башкаларга тарифлар билгеләнде.
Әлмәт шәһәр советы утырышының көн тәртибендә каланың генераль планын раслау төп мәсьәлә буларак каралды. ТР Министрлар Кабинетының республика территориясендә шәһәр төзелеше дисциплинасын үтәү һәм шәһәр төзелеше документларын әзерләү турындагы карарына бәйле рәвештә, 2002 елда шәһәрнең генераль планы өстендә эш башланды. Әлеге документның смета бәясе 6 миллион сумнан артык тәшкил итә, шуның яртысы җирле бюджеттан бүлеп бирелде. Генераль план – шуның нигезендә шәһәр 20 ел дәвамында үсештә булачак төп документ ул. Планны әзерләү эшләре дүрт ел дәвам итте, әлеге сессиядә ул ахырына кадәр эшләп бетерелде һәм расланды.
Депутатлар шулай ук җиргә салымны раслады һәм җир кишәрлекләренең кадастр бәясе буенча тәгаенләнәчәк салым ставкаларын билгеләде. Сессиядә шәһәр территориясендә физик затлар милкенә салымнар билгеләде, гомуми инвентарьлаштыру бәясеннән физик затларга төзелешкә, биналарга һәм корылмаларга салым ставкалары раслады.
Киләсе елда коммуналь комплекс оешмалары тауарлары һәм хезмәтләренә тарифлар артачак. Мисал өчен, су белән тәэмин итүгә тариф 12 сум 80 тиеннән 2 сумга кадәр артыр дип көтелә. Депутатлар су бүлгеч, су һәм җылылык белән тәэмин итү системасына бәйле тарифларны әлегә кабул итмәде. Каты көнкүреш калдыкларын эшкәртү һәм чыгаруга, җәмәгать мунчалары хезмәтләренә дә бәя артачак.
Ягулык һәм электр энергиясенә бәя күтәрелү нәтиҗәсендә, пассажир транспортына да бәя артачак. Шәһәр троллейбусында билет хакы 8 сум булыр дип көтелә. Сессиядә “Таксомотор пассажир транспортын җайга салу буенча чаралар турында”гы карар проекты, шулай ук шәһәрдәге такси стоянкалары хакындагы нигезләмә дә расланды. Моннан тыш, депутатлар шәһәр территориясендә бакчачылык ширкәтләренең язмышын да хәл итте. Алар торак төзелешен киңәйтү максатларында сатып алыначак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз