news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә Шүрәлене урлаучыга 40 мең сумга кадәр штраф яный

Композицияне Санкт-Петербург скульпторы Павел Игнатьев ясаган иде.

(Казан, 5 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Узган атнада Әлмәтнең Ленин урамындагы скульптурадан кәрҗине белән бергә Шүрәлене урладылар. Бу гамәлне эшләүчене ирегеннән мәхрүм итәргә һәм 40 мең сумга кадәр штраф түләтергә мөмкиннәр. Район газетасы шул хакта яза. 
 
"Алтын алмалар турында әкият" паблик-арт проекты кысаларында әлеге объект узган ел гына урнаштырылды. Композицияне Санкт-Петербург скульпторы Павел Игнатьев башкарды. 
 
Хәзерге вакытта полиция вәкилләре арт-объект элементын эзләү белән мәшгуль. Карак-вандалларны табуда халыкның ярдәм итүен дә сорыйлар. Шунысын да әйтергә кирәк, Россиядә вандализм өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Моның өчен өч айга кадәр арест һәм 40 мең сумга кадәр штраф яный.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot