Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә "Шәмсенур" паркында Кыш бабайлар һәм Карсылулар парады узды
Авыл клублары хезмәткәрләре оештырган әлеге бәйрәм парады Әлмәттә берничә ел рәттән уздырыла.
(Әлмәт, 5 гыйнвар, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә "Шәмсенур" паркында Кыш бабайлар һәм Карсылулар парады узды, дип яза җирле басма.
Яңа ел бәйрәменең төп геройлары өлкәннәрне дә, балаларны да кабат күңелле гаҗәпләрдерде. 120 Кыш бабай белән Карсылу тамаша кылып, уеннар оештырды, концерт программасында катнашты. Алар юкка гына "Шәмсенур" паркын сайламады. 2015 елда ачылган әлеге ял итү урыны "Мәдәни мохит" проекты чараларының гөрләп узуы һәм дистәләгән тамашачы җыюы белән билгеле.
Бу юлы да яше-карты Кыш бабайлар һәм Карсылуларны уратып алды. Нефтьчеләр урамы буйлап узган геройлар әлмәтлеләргә бәхет-шатлык теләде һәм Нефтьчеләр мәйданындагы Үзәк чыршы янында тукталып, иң зур әйлән-бәйлән уйнады. Авыл клублары хезмәткәрләре оештырган әлеге бәйрәм парады Әлмәттә берничә ел рәттән уздырыла. Быел анда 300 ләп кеше күңел ачты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз