news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә «Северный вал-2014» һәвәскәрләр раллие үткәрелә

Инде уннан артык экипаж катнашуга заявка биргән

 (Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”). 15 ноябрьдә Әлмәттә шәһәр һәм район муниципалитеты булышлыгы белән «Северный вал-2014» һәвәскәрләр раллие үтәчәк.

Ярышлар Әлмәт районының гомуми файдаланудагы юлларында юл хәрәкәте чикләнмәгән хәлдә үткәреләчәк. Ярышта катнашучылар трассаның буеннан-буена юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм ярыш регламентын төгәл үтәргә тиешләр. Бүгенгә уннан артык экипаж катнашуга заявка биргән. ЯрышларӘлмәтнең экстрим-паркында старт ала. Беренче булып кузгалучыларны жирәбә ярдәмендә ачыклаячаклар, дип белдерә “Әлмәт таңнары” басмасы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100