Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әлмәттә сайлаулар белән бергә экологик акция дә уза
Сайлау көннәрендә Әлмәт халкы «Сакчыл Әлмәт» экологик акциясендә катнаша ала. Аны үткәрү нокталары сайлау участоклары янында урнашкан.
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»). Бу көннәрдә Әлмәт шәһәрендә сайлаулар белән бергә экологик акция дә уза. Шәһәр халкы сайлау участоклары янында урнашкан махсус урыннарда иске батарейка һәм пластик капкачлар тапшыра ала. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.
Сайлау көннәрендә Әлмәт халкы «Сакчыл Әлмәт» экологик акциясендә катнаша ала. Аны үткәрү нокталары сайлау участоклары янында урнашкан.
Әлеге акция 18 сентябрьдә шәһәрдә узган йөгерешчеләр өчен оештырылган булган. Анда катнашучыларга иске батарейка һәм пластик капкач тапшыручыларга яшел беләзекләр бирелгән, соңыннан аларны махсус бүләкләргә алыштырып булган.
Волонтерлар әйтүенчә, акциянең асылы — шәһәр халкына батарейка һәм пластик капкачларның экология өчен зыянлы булуын, шуңа да аларны кабат эшкәртүгә тапшыру мөмкинлеге барлыгын искә төшерү. Оештыручылар якын киләчәктә күпчелек кешенең чүп-чарны аерып җыя башлавына да өмет белдерә.
«Пенсионерлар да, балалар да, әниләр дә китерә. Гаиләсе белән килүчеләр дә бар», — дип сөйләде «Сакчыл Әлмәт» штабы волонтеры Алина Горкавенко. Акциядә төрле яшьтәге кешеләр катнашкан, диелә әлеге хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз