news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Әлмәттә сайлау уңаеннан оештырылган концертта җырчы Нюша чыгыш ясады

Бәйрәмдә катнашучыларның кыйммәтле бүләкләр оту мөмкинлеге дә булды.

 (Әлмәт, 18 март, «Татар-информ», "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә РФ Президентын сайлау уңаеннан бәйрәм чарасы узды, дип яза район басмасы.

Бәйрәм «Изге Әлмәт» акциясе кысаларында кыйммәтле бүләкләр уйнату белән башланды. Сайлау участокларында таратылган зәңгәр беләзекләрнең саннары буенча, кыйммәтле бүләкләр оту мөмкинлеге булды. Алар арасында самокат, гироскутер, велосипед һәм «Айфон» бар.

Чара Әлмәт артистлары һәм үзешчән җырчылар тарафыннан әзерләнгән концерт белән дәвам итте. Концертта махсус кунак – илкүләм танылган җырчы Нюша чыгыш ясады.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100