news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә сайлау көнен бәйрәмгә әйләндерү өчен зур тырышлык куелган

Ярминкәдә кәбестә, бәрәңге, суган-кишер түбән бәядән сатылды.

(Әлмәт, 18 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә сайлаулар көнен бәйрәмгә әйләндерү өчен зур тырышлык куелган. Бүген Әлмәттә авыл хуҗалыгы ярминкәләре бара. Һәрбер сайлау участогында тәм-том сатулар оештырылды, дип хәбәр итә район газетасы.

"Концерт номерлары белән чыгыш ясаучылар да бар. Урамнарда оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәләре дә игътибарны җәлеп итәрлек. Алар бәяләрнең түбән булуы белән аерылып тора. Мисал өчен, “Нефтьче” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда кәбестәнең килосы 14, бәрәңге 18, суган 19, кишер 15,50 сумнан тәкъдим итеп торалар иде. Шушында ук бал, тавык ите һәм башкалар да сатуга куелган иде", диелгән әлеге хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100