news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә “Сандугач сайрар илем” фестиваленең гала-концерты узачак

Бәйрәм 4 август көнне сәгать 17.00 башлана.

(Әлмәт, 31 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). “Татнефть” акционерлык җәмгыятенең “Рухият” хәйрия фонды программасы һәм “Татарстан нефтенең 60 еллыгы “ исемендәге мәдәният һәм ял паркы “Сандугач сайрар илем” балалар иҗат фестиваленең лауреатлары катнашында гала-концерт тәкъдим итә, дип яза җирле басма.

Шулай ук “Мәдәни мохит” проекты кысаларында уен мәйданчыклары, мастер-класслар оештырылуы һәм урам театры чыгышлары көтелә.

Чарада Әлмәт коллективларыннан тыш Азнакай, Актүбә, Бөгелмә һәм башка шәһәрләрдән килгән кунаклар катнаша. Бәйрәм 4 август көнне сәгать 17.00 башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot