news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә "Сандугач сайрар илем" фестивале рекорд куйды

Иң-иңнәр исә 16 апрельдә Казан дәүләт филармониясе сәхнәсендә бию хокукына ия булачаклар.

(Әлмәт, 17 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Шушы көннәрдә Әлмәтнең «Нефтьче» мәдәният сарае янә балалар тавышына күмелде: «Сандугач сайрар илем» XХI балалар иҗаты төбәкара фестиваленең хореография номинациясе финалына Татарстанның 15 районыннан иң талантлы бию коллективлары җыелды, дип яза җирле басма.

Быел «Хореография» номинациясе катнашучылар саны буенча рекорд куйды - 1200 бала зур сәхнәдә балкыды!

– Безнең фестиваль янә талантлы балаларны берләштерде. Сабыйлар тагын да остарып килә һәм үзгә чыгышлары белән хөкемдарларны эсир итә. Әллә шуның өчендәме иң-иңнәрне сайлап алуы да җиңел түгел. Биредә сәхнә тоткан һәркем җиңүгә лаек, - диде «Рухият» фондының башкарма директоры Флера Шәйхетдинова.

Алдынгы урыннарны яулаган коллективлар 31 март көнне Әлмәттә Гала-концертта чыгыш ясаячак. Иң-иңнәр исә 16 апрельдә Казан дәүләт филармониясе сәхнәсендә бию хокукына ия булачаклар.

news_right_1
news_right_2
news_bot