news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә "Сандугач сайрар илем" фестивале җиңүчеләре ачыкланды

Бәйге нәтиҗәләре буенча Әлмәттән Азалия Зарипова һәм Камилә Абдуллина Гран-при иясе булды.

Әлмәттә "Сандугач сайрар илем" фестивале җиңүчеләре ачыкланды
Наил Гатауллин

(Әлмәт, 3 апрель, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә XXII "Сандугач сайрар илем" балалар һәм яшүсмерләр иҗаты төбәкара фестиваленең гала-концерты узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Яшь талантларны барлауга юнәлдерелгән бу күркәм фестиваль ел саен "Татнефть" хәйрия фондының "Рухият" программасы ярдәме белән уздырыла.

Быелгы бәйге программасына Татарстан Республикасының нефтьчеләр төбәгенең 20 торак пунктыннан килгән 2 меңнән артык катнашучы иде.

"Татнефть" компаниясе һәм генераль директор Наил Маганов исеменнән гала-концертта катнашучыларны "Татнефть" компаниясең генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев сәламләп узды.

Бәйге нәтиҗәләре буенча Әлмәттән Азалия Зарипова һәм Камилә Абдуллина, Азнакай шәһәреннән Рубис Зыятдинов, Түбән Камадан “Нардуган” җыр һәм бию ансамбле Гран-при иясе булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot