Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә сабантуй гөрләп узды
Казан кунагы республикабыз президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын укыды.
(Әлмәт, 9 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Һава торышына карамыйча, кичә Әлмәт Сабан туе бәйрәменә килүчеләр оттырмады – матур көнгә куанып рәхәтләтнеп бәйрәм итте халык, дип яза җирле басма.
Һәр елдагыча Әлмәт сабан туена оештыручылар бәйрәм кунакларын кызыктырырлык сюрпризлар әзерләргә тырыша. Быел үзәк мәйданга килүчеләрне яңа авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе, милли ишегалды күренешләре, күпсанлы сәүдә нокталары, рус, татар, чуаш, удмурт һәм мари туйлары йолалары, балалар өчен махсус уен мәйданчыгы, ат чабышы алдыннан халык яратып өлгергән джигитовка, шулай ук күренекле эстрада җырчылары Айдар Галимов, Илсөя Бәдретдинова һәм Радик Юлякшин концертлары көтеп торды.
Сабантуй кунакларын район башлыгы Айрат Хәйруллин һәм Татарстан премьер-министры урынбасары, сәүдә һәм сәнәгать министры Альберт Кәримов сәламләде. Казан кунагы республикабыз президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм котлавын укыды.

Бәйрәмнең төп өлеше – авыл хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләү. Быел сәхнә түрендә ел дәвамында иң югары уңышларга ирешкән авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләрен, механизаторлар һәм терлекчеләрне бүләкләделәр. Ел батыры исемен «Актау» хуҗалыгы алдынгысы Родион Корычбаев яулады, иң яхшы хуҗалык диеп шулай ук «Актау» билгеләнде.
Һәр елдагыча район күләмендә уздырылган «Иң төзек, чиста һәм матур авыл җирлекләре» бәйгесе нәтиҗәләрен атадылар. Бүләкләнүчеләр арасында – Миңлебай, Васильевка, Нәдер, Кичүчат, Борискино авыллары башлыклары.

Бу юлы башка еллардан аермалы буларак «Нефтяник» хоккей клубы үз мәйданчыгын булдырган иде. Биредә хоккей сөюче әлмәтлеләр үзләрен төрле бәйгеләрдә сынап карый алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз