news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләрне тапшырдылар

Әлмәт татар дәүләт драма театрында шагыйрә Саҗидә Сөләйманованы искә алу кичәсе узды.

Әлмәттә Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премияләрне тапшырдылар
Салават Камалетдинов

(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ", Альбина Мөхәммәдиева). Татарстанда шагыйрә Саҗидә Сөләйманова исемендәге XIII әдәби премия лауреатларын һәм стипендиантларын бүләкләделәр. Чара Әлмәт шәһәренең Татар дәүләт драма театрында узды.

Яр Чаллыдан Рәшит Бәшаров "Былбыл оясы" хикәяләр җыентыгы, Казаннан Гөлзадә Бәйрәмова "Дөнья шигырь яздыра" шигъри җыентыгы, Әлмәттән Рәфкать Шаһиев "Сагыну исе"  хикәяләр җыентыгы өчен лауреат исеменә лаек булды.

Кызыксындыру премияләрен Гөлүсә Батталова "Бер йортым бәхет",  Екатерина Аничкина "Лунный блюз",  чуваш телендә язучы Евгений Турхан "Парала" шигырь җыентыклары өчен алды. Тагын ун студентка Сөләйманова исемендәге стипендия бирелә. 

Язучыларны "Татнефть" компаниясе генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев, Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов һәм башкалар котлады. 

Чарага Рәмис Аймәт, Мәсгут Имашев, Ркаил Зәйдулла, Марсель Галиев, Эльмира Шәрифуллина, Саҗидә Сөләйманованың улы Әнвәр Маликов белән тормыш иптәше Асия Маликова һәм башкалар килгән иде.

Бүген шулай ук Әлмәттә Саҗидә Сөләйманова  бюсты янында митинг булды. Саҗидә Сөләйманова шигырьләре буенча Асия Маликова ясаган фотокүргәзмә ачылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100