news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия тапшырылды

Быел Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиягә Рәшит Бәшәров, Гөлзадә Бәйрәмова, Рәфкать Шаһиев лаек булды.

(Әлмәт, 27 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). "Татнефть" компаниясенең «Рухият» фонды гамәлгә куйган Саҗидә Сөләйманова исемендәге премия быел 13 нче тапкыр тапшырылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

  • Әлеге бүләк нефтьчеләр һәм Татарстан язучылар берлеге тарафыннан 2006 нчы елда булдырыла. Шушы дәвер эчендә 36 язучы һәм шагыйрь лауреат булып танылган, 30 дан артык кызыксындыру премиясе тапшырылган, 90 нан артык студент стипендиягә лаек булган.

Быел Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиягә Рәшит Бәшәров, Гөлзадә Бәйрәмова, Рәфкать Шаһиев лаек булды. Кызыксындыру премияләре Гөлүсә Батталовага, Евгений Турхан, Екатерина Анечкинага бирелде. Әдәбият өлкәсендә үзләрен күрсәтә алган 10 студент Саҗидә Сөләйманова исемендәге стипендия белән билгеләнде.

Шигърият бәйрәме Саҗидә Сөләйманова сүзләренә язылган, нефтьчеләр башкаласының визит карточкасына әйләнгән "Урсал тауда" җыры белән тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100