Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә сәяси репрессия корбаннарын искә алдылар
Әлмәттә бүген митинг оештырылды.
(Әлмәт, 30 октябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Бүген – Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Әлмәтлеләр быел да Хәтер мәйданына җыелды. Бутурыда җирле басма яза.
Митингта әлеге чор шаһитлары булганнар, укучылар, кадетлар, җәмәгатьчелек катнашты. Бүген шәһәрдә һәм районда сәяси репрессия корбаны булган 100 кеше гомер кичерә.
Митингта чыгыш ясап, район Советы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көненең илебез тарихының фаҗига белән сугарылган битләрен хәтерләү булуын билгеләп үтте.
Шәһәрдә сәяси репрессия корбаннары советы 1996 елда төзелә. Аның җитәкчесе Әнисә Гәрәева кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен шәһәр һәм район җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде.
Шомлы еллар шаһитларының саны елдан-ел кими бара. Алар бер минут тынлык белән искә алынды, ә һәйкәл кызыл канәферләргә күмелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз