Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә сөт заводы эшли башлаячак
Проектка кертелгән инвестицияләрнең гомуми күләме 200 млн сум тәшкил итә.
(Әлмәт, 21 февраль, "Татар-инорм", "Әлмәт таңнары"). Быел май аенда Әлмәттә сөт заводын эшләтеп җибәрергә планлаштыралар. Хәзер биредә җиһазларны монтажлау эшләре бара. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Проектка кертелгән инвестицияләрнең гомуми күләме 200 млн сум тәшкил итә. Беренчел ассортиментта сөт продукциясенең 11 төре тәкъдим ителәчәк. Заводта җирле фермерларның һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренең чималын кабул итәчәкләр. Көн саен заводта 200 тоннага якын сөт эшкәртеләчәк.
Узган елны Әлмәт районында тугыз мини-ферма төзелде. Шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен терлек азыгы үзәге дә оештырылды. Бер ел эчендә Әлмәт фермерлары 2374 тонна сөт җитештерделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз