news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә Сүрия кунакларын каршы алган Татарстан мөфтие Казанда Кол Шәриф мәчетендә очрашу үткәрә

Әлеге очрашу кысаларында матбугат конференциясе була

 (Казан, 10 сентябрь, “Татар-информ”). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бүген Әлмәт районына сәфәр кылды. Мөфти хәзрәтләре Җәмигъ мәчетендә имам-мөхтәсиб, мәхәллә халкы белән очрашып, җирлектә яшәүче мөселманнарга, мәчетләрдә алып барылган дини эшчәнлеккә кагылышлы, дәгъват эшләренә бәйле сораулар хакында сөйләште. Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов мөхтәсибәт эшләре, алдагы көннәргә планнар белән таныштырды.

 

Мәчеттә узган очрашудан соң нәзарәт вәкилләре Әлмәт мәдрәсәсендә булып, дини уку йортында гыйлем бирү тәртипләре белән кызыксындылар. Мөфти биредә Сүриядән килгән мөхтәрәм кунаклар - дин галимнәрен каршы алды. Сириянең вакф һәм ислам эшләре министры Мөхәммәд Әссәйд Абдуссатар һәм танылган ислам галиме, шәех, доктор Мөхәммәд Тәүфыйк Рамазанов мәдрәсә шәкертләренә дәрес уздырдылар.

11 сентябрьдә Казан кремлендагы Кол Шәриф мәчетендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Сүриянең вакф һәм ислам эшләре министры Мөхәммәд Әссәйд Абдуссатар һәм танылган ислам галиме, шәех, доктор Мөхәммәд Тәүфыйк Рамазанов белән очрашачак.

Мөхтәрәм кунаклар Татарстанга мөфти чакыруы буенча һәм Россия төбәкләрендә Ислам үсеше белән танышу, дини мәгариф, фән өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу максаты белән киләләр.

Әлеге очрашу кысаларында сәгать 13.30да матбугат конференциясе уздырыла, дип игълан итте ТР мөселманнары Диния нәзарәте сайты.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100