news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән чыккан янгында ир-ат һәлак булган

Красная Горка авылында бер катлы агач йортка ут капкан.

(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”). Әлмәт районының Красная Горка авылында шәхси йортта сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән чыккан янгында ир-ат һәлак булган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә кич Красная Горка авылында бер катлы агач йортларның берсенә ут капканлыгы турында хәбәр алынган. Биредә 15 квадрат метрда җиһаз янган. 

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре, янгын сүндергәндә, 45 яшьлек йорт хуҗасының үле гәүдәсенә тап булган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын сүндерелмәгән тәмәке төпчегеннән чыккан дип фаразлана.  

news_right_1
news_right_2
news_bot