Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә Сәламәтлек саклау министрлыгының яңа җитәкчесе медицина советында катнашты
Сәламәтлек саклау министры фидакарьләргә бүләкләр дә тапшырды.
(Әлмәт, 1 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әле күптән түгел генә Татарстанның Сәламәтлек саклау министры итеп билгеләнгән Марат Садыйков районнар буенча беренче эшлекле сәяхәтен Әлмәттән башлады. Ул медицина советында катнашты һәм планнары белән уртаклашты, дип яза җирле басма.
Яңа министр башта шәһәрдәге капиталь ремонт уздырылган һәм реконструкция баручы медицина учреждениеләре белән танышты. Аннан «Иске Әлмәт» Мәдәният йортында узган киңәшмәдә сәламәтлек саклау идарәсе начальнигы Вера Головина Марат Садыйков, район башлыгы Айрат Хәйруллин, медицина учреждениеләре җитәкчеләре, ветераннар алдында узган елгы эшчәнлеккә исәп-хисап тотты, быел алда торган бурычларны бәян итте. Перинаталь үзәкле балалар шифаханәсе баш табибәсе Лидия Исмәгыйлова, медсанчасть баш табибы Мөнир Закирҗанов та министрга гозерләрен җиткерергә ашыкты.
– Әлмәтнең тотрыклы рәвештә табигый үсеш белән тәэмин итүе бик яхшы, әлбәттә. Районда сәламәтлек тармагында күп эшләнә. Проблемалар да җитәрлек. Бүген күп объектларны карадык. Ремонтлары 2017 елдан быелга күчкәннәре дә бар. Хирургия корпусы быел сафка басар дип уйлыйм. Шулай ук бала тудыру йортын реконструкцияләүне 2019 елга планлаштырырга кирәк. Табибларны башка төбәкләрдән җәлеп итү ягын карау зарур. Сезгә чакырып, үзебезнең күрше шәһәрләрне кадрларсыз калдырабыз бит. Элек башланган барлык проектлар, программалар дәвам итәчәк, белгечләр өчен укулар да оештырылачак, – диде Марат Садыйков.

Район башлыгы да кайбер сорауларга ачыклык кертеп үтте.
– Безгә медицина хезмәте сыйфаты өстендә эшләргә кирәк. Әлмәт рейтингта өчлектә булырга тиеш, моның өчен бөтен шартлар да, мөмкинлекләр дә бар, – диде Айрат Хәйруллин.
Ул кадрлар белән тәэмин итү юнәлешендә алып барылган эшне һәм башкаларны да бәян итте.
Сәламәтлек саклау министры фидакарьләргә бүләкләр дә тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз