Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлмәттә сәламәт яшәү рәвеше юнәлешендә мәктәп ачылачак
Район башлыгы Айрат Хәйруллин шундый карар кабул иткән.
(Әлмәт, 25 июль, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәттә киләсе елда Актив озын гомер мәктәбе барлыкка киләчәк. Район башлыгы Айрат Хәйруллин шундый карар кабул иткән. Бу хакта район газетасы сайтында хәбәр ителә.
Яңа юнәлештәге мәктәптә белгечләр укучыларга актив яшәү рәвеше - гормоннар, дөрес туклану, физик күнегүләр турында сөйләячәк.
Күркәм гамәлгә башлангыч салынган инде – ике көн дәвамында Әлмәттә биология фәннәре докторы, профессор һәм РАН әгъзасы, "Чиксез яшьлек серләре" китабы авторы Алексей Москалев озын гомер серләренә багышланган конференция уздырган.
Аның фикеренчә, сәламәт яшәү рәвеше – фитнес, туклану стилен пропагандалау, кешеләрнең бу хакта хәбәрдан булуы йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлем-китемнең кимүенә китерәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз