news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә рус телле тәрбиячеләрнең "Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим" бәйгесе узды

Беренче һәм икенче урын алучылар Әлмәт данын Арча педагогик көллияте базасында үтәчәк республика конкурсында якларга тиеш.

(Әлмәт, 30 ноябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 28 ноябрьдә  "Тылсымлы сарай" 36 нчы балалар бакчасы базасында рус телле тәрбиячеләрнең "Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим-2018" дигән республика һөнәри осталык бәйгесенең муниципаль этабы үтте. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Муниципаль этапта Әлмәтнең мәктәпкәчә белем бирү оешмаларыннан 10 тәрбиячесе катнашты. Алар дүрт номинациядә көч сынашты: “Мин –шәхес!” дигән темага визит карточкасы, “Переведи! Татарча өйрәнәбез” уен-викторинасы, “Мин сине кызыклы уенга өйрәтәм” презентациясе һәм “Ирекле микрофон” иҗади чыгышлар бәйгесе.

Бәйгедә катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге җитәкчесе, “Альметьевский вестник” газетасының баш мөхәррире Ландыш Зарипова сәламләде.

Республика бәйгесенең муниципаль этабы җиңүчеләре Елена Нуриәхмәтова (1 урын, 36 нчы балалар бакчасы); Юлия Мөхәммәтҗанова (2 урын, 46 нчы балалар бакчасы); Ольга Тарасова (3 урын, 37 нче балалар бакчасы).

Елена Нуриахмедова һәм Юлия Мөхәммәтҗанова Әлмәт данын Арча педагогик көллияте базасында үтәчәк республика конкурсында якларга тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot